3 апрельдә Татарстан Росреестры Бердәм консультацияләр көне үткәрә

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

20 ноябрьдә Татарстан Росреестры быел өченче тапкыр бердәм Консультацияләр көне үткәрә. Әлеге чара  Татарстан Республикасы буенча идарәсе оешуга 10 ел тулуга багышлана.

 

Быел  бердәм Консультацияләр көне уздыруның үзәк мәйданчыгы булып Авангардная урамы, 74 йорт (2нче подъезд)(Көньяк бүлек) узачак.  Татарстан росреестрыннан тыш, бу чарада Кадастр палатасы, Салым хезмәте, Казан шәһәре Башкарма комитеты, кадастр инженерларының үзеннән-үзе көйләнә торган оешмасы вәкилләре һәм башкалар катнашачак.

Авангардныйга мөрәҗәгать иткән гражданнар актуаль мәсьәләләрнең иң киң спектры буенча түләүсез консультация ала: күчемсез милек алганда салым тотып калынган акчаны куллану буенча хокукларны һәм кадастр исәбе, җир законнарын бозу буенча; межалау үткәрү; яңа шәһәр төзелеше нормалары   объектны төзү һәм файдалануга тапшыру процедурасы буенча.

 

Казанда Бердәм консультация көне бер үк вакытта дүрт мәйданчыкта түбәндәге адреслар буенча узачак:   Гагарин урамы 103 йорт (Заречный бүлеге), Ямашев урамы 82 йорт (Яңа Савин бүлеге), Җиңү проспекты., 100 йорт (Көньяк бүлек). Бердәм Консультацияләр көне шулай ук бөтен республика буенча идарәнең территориаль бүлекләрендә уза.

Казанда Бердәм консультацияләр көне 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International