Тукай муниципаль районы делегациясе шушы көннәрдә Казан шәһәренең Халыклар Дуслыгы Йортында узган «Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе» Региональ иҗтимагый оешмасының хисап-сайлау конференциясендә катнашты.Чарада Тукай муниципаль районыннан О.Гончарова, Л.Давиденко, Ф Кузнецова. катнаштылар. Делегация кысаларында катнашучылар декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, фольклор һәм башка иҗат коллективлары һәм остаханәләр белән таныштылар. Конференция "Яшьләр арасында рус традицион мәдәниятен, рус телен һәм әдәбиятын үстерү һәм популярлаштыру " стратегик сессиясе эше белән дәвам итте. Аннары Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе җирле бүлекчәләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды.
Татарстан Республикасында рус мәдәниятен саклау һәм үстерүгә, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Комсомолец авыл мәдәният йорты директоры Шарифьянова Анна Николаевна Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.