Боерган авылында Тукай, Минзәлә, Менделеевск, Сарман, Мөслим, Актаныш, Аксубай районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре әфганчылары очрашты. Оештыручылар тырышлыгы белән очрашу бик җылы шартларда узды. Бу чарада "Гиндикуш"музее "Батырлык һәм хәтергә 30 ел" дигән күргәзмә тәкъдим итте .Күргәзмәдәге солдат киемнәре, документлар, хатлар, Хәтер китаплары һ.б. экспонатлар килгән кунакларда кызыксыну уятты.