"Шәҗәрәм- минем тамырлар" дигән музей-педагогик чара

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

 
Бүген Иске Абдул урта мәктәбендә "Гиндукуш" музее директоры Резеда Гарипова "Шәҗәрәм-минем тамырлар" дигән музей-педагогик чара уздырды. Чара барышында балалар шәҗәрә төзүнең мөһимлеге, аны төзү алымнары, мәгълүматны табу чынаклары белән таныштылар. Мәгълүматны без дәүләт архивларыннан, метрика кенәгәләреннән, ревизия язмаларыннан таба алабыз.  Балаларга шәҗәрә формалары курсәтелде. Кыска гына вакыт эчендә үз гаилә шәҗәрәләрен эшләргә тәкъдим ителде. "Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк" диләр. Без тамырларыбызны, телебезне сакларга, калебебезне югалтырга тиеш түгелбез.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International