Тукай районында Г. Тукайның Китап марафоны старт алды. Конкурс Габдулла Тукайның туган көненә багышлана. Анда урта мәктәп укучылары, Иштирәк авылының «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр актив катнаша. Конкурста катнашучыларга шагыйрьнең биографиясе белән танышырга, аның әсәрләрен искә төшерергә һәм Г. Тукай белән бәйле урыннар исемлеген төзергә кирәк.