"Кызыл канәфер"Бөтенроссия акциясе кысаларында мастер-класс

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

2019 елның 5 апрелендә Кенәз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ватан» патриотик клубы катнашучылары белән «Кызыл канәфер»Бөтенроссия гражданлык - патриотик юнәлештәге акция кысаларында мастер – класс үткәрделәр. Кызыл канәфер-халык хәтере, рәхмәт, батырлык, хокукый эш тантанасы,   буыннар арасында җанлы элемтә символы.  "Ватан» патриотик клубы әгъзалары бик теләп һәм аеруча зур дулкынлану белән чәчәкләр ясадылар .  Бу кызыл канәферләр Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Бөек елларга баш иябез» дип исемләнгән Митинг вакытында   авылдашлар истәлегенә һәйкәлгә салыначак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International