"Музей язы" акциясе кысаларында Гиндукуш музее районның Иштиряк, Мәләкәс, Круглое Поле мәктәбе укучыларын Зәй районының "Гвардия" эзләнү отряды белән очраштырды. Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршылаган көннәрдә бу очрашу балалар өчен бик кирәкле чара иде. Балалар эзләнү отрядының авыр хезмәте белән, анда катнашу тәртипләре белән таныштылар. Эзләнү отрядының эше турында видео фильм карадылар. Очрашу ахырында кунакларга бик куп сораулар бирделәр. Эзләнү отрядлары- бик күп гаиләләргә бабаларының батыр исемен кайтаручылар. Алар алдында башыбызны иябез. Ә "Гвардия"эзләнү отряды җитәкчеләренә безнең Тукай районы укучыларына патриотик тәрбия бирүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.
Хөрмәт белән,
Резеда Гарипова