Минзәлә районы “Тургай” социаль приютында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә "Бер-береңә таба"дигән уртак чара үткәрелде
02 апрель көнне «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагог Римма Шакирова һәм психолог Ләйсән Насыйрова Минзәлә районы Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында Кудряшовлар гаиләсе белән "Бер-береңә таба" дигән чара уздырды.
Чара балалар һәм өлкәннәр арасында ышанычлы, җылы, ихлас мөнәсәбәтләр формалаштыру, кризис чорында гаилә кыйммәтләрен һәм мөнәсәбәтләрен саклауга юнәлдерелгән иде.
Чараның төп бурычлары – бала белән ата-ана арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру; аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
Әлеге чарада Кудряшовлар гаиләсе катнашты.
Гаилә белән үткәрелгән чара барышында социаль педагог «Исәнме», «Ягымлы исем», «Кәефне башкаларга тапшыр», «Әнием мине ни өчен ярата», “Ромашка” уеннары үткәрде, «Ике рәссам картинасы» биремен үтәде. Психолог «Тыюлар», «Машина йөртүче-пассажир», «Җиде теләк» һәм «Күрелмәгән җеп» дигән күнегүләр үткәрде.
Чара ахырында гаилә белән берлектә «Тәмле коймаклар» мастер-классы оештырылды.