2019 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча АПК оешмалары арасында конкурс

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Бу  хакта 05.04.2019ел,Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында министрның  беренче  урынбасары  Николай Титов рәислегендә  узган  киңәшмәдә  әйтелде.  Киңәшмәдә  шулай  ук    Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасарлары   Тәлгать  Таһирҗанов, Илдус Габдрахманов, Ришат Хәбипов һәм башка җаваплы  затлар  катнашты. 

Николай Титов, язгы  чәчүгә  әзерләнү  елдан-ел   югарырак   дәрәҗәдә  алып барыла,  дип  билгеләп  үтте.    Министрлыкның  махсус комиссияләре      8 апрельдән  12 апрельгә  кадәр  республиканың  барлык  хуҗалыкларын  тикшереп чыгалар һәм  аларның  язгы  чәчү  эшләренә  әзерлеген  бәялиләр.    Конкурста  җиңүчеләр  Министрлыкның  призларына  ия  булачаклар.  

Машина-трактор паркының  торышын  бәяләгәндә техниканың дәүләт  техника тикшерүе  узуы,    механизаторларның  тәэмин  ителеше, техниканың  агрегатлануы  исәпкә  алыначак.    Хезмәтне саклау  таләпләре үтәлешенә һәм чәчү  материалларын әзерләүгә аерым  игътибар  биреләчәк.   Моннан  тыш,  бүлекчәләрдә  эретеп  ябыштыру  агрегатлары яисә  комплекслы  техник  ярдәм  белән  күчмә  ремонтлау  звенолары булдырылырга, шулай  ук  күчмә ягулык-майлау материаллары (ГСМ) (счетчик белән)  салу  оештырылырга  тиеш.  

Министрлыкта  шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  машиналарыннан  нәтиҗәле  файдалану чаралары турында  да  искәрттеләр,  техникны  дөрес көйләмәү  нәтиҗәләре  турында  кисәттеләр,  мондый  хәлләр   җитештерүчәнлекнең       40%ка кадәр кимүенә, ашлыкны югалтуга, ягулыкның  артык  тотылуына һәм машиналарның,  агрегатларның  тизрәк  сафтан  чыгуына, ахыр  чиктә,  уңдырышлылыкны  шактый  киметүгә  китерергә  мөмкин, дип  билгеләп  үттеләр.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International