Музей хезмәткәрләре Яр Чаллы татар дәүләт театрының яшь актрисасы белән очрашу үткәрде

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

 

        "Музей язы" акциясе кысаларында, театр елы,ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Иске Абдул урта мәктәбендә Яр Чаллы татар дәүләт театры    актрисасы Мингазова Гөлинә Заһир кызы белән очрашу үткәрдек. Гөлинә Иске Абдул кызы. Ул шушында 9 класска кадәр укып, Казан театр училищесына укырга керде. Укып бетерүгә Чаллы театрына эшкә кайтты. Беренче роле "Яратылмый калган ярлар" спектаклендәге  Илсияр роле аңа танылу китерде. Ул Татарстанның "Дебют" номинациясендә "Тантана" премиясенә лаек булды. Шулай ук 2018 елда "Сабантуй гүзәле" конкурсында җиңүче булды. Очрашу бер мизгел кебек бик җылы үтте.Балалар театр училищесына ничек керергә, ничек артист булырга, аларның эш көннәре ничек үтә, ничек яңа образ туа кебек сорауларга җавап таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International