«Экояз2019» акциясе кысаларында 2019 елның 8 апрелендә Татарстан авыл китапханәсендә «Тәрәзәдән могҗиза»дигән экологик сәгать үткәрелде. Китапханәчеләр балаларга үсентеләр өчен орлыкларның ничек чәчелүен аңлаттылар, яшелчә һәм чәчәк үстерү турында китаплар тупладылар. Аннары авыл мәдәният йорты каршындагы клумбага күчереп утырту өчен бархатца һәм төнге матур чәчәк орлыкларын чәчтеләр