2019 елның 5 апрелендә Яшел Үзән муниципаль районы"А. С. Пушкин исемендәге 9 нчы Лицей "базасынд "Тере классика -2019" Бөтенроссия яшь шигырь укучылар конкурсының төбәк этабы узды. Тукай районы данын Бәтке урта мәктәбеннән Нургалиева Аделина (11 сыйныф) ,Яңа поселогы урта мәктәбеннән Хәйдәров Данияр (5а сыйныф),Калмия төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Әюпов Данил (7 сыйныф) яклады. Аларны рус теле һәм әдәбияты укытучылары Шаһимәрданова Р. А. ,Шириева А. А.,Габидуллина Ч. А. әзерләде.
Калмия мәктәбеннән Әюпов Данил финалистлар арасына керде, конкурс лауреаты булды. Мәгариф идарәсе конкурста катнашучы -лауреатларны котлый, укучыларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт белдерә.