Иң яхшы сценарийга район конкурсын уздыру турында

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Тукай муниципаль районының авыл китапханәчеләре өчен

Г. Тукай көненә багышланган «Шигърият чишмәсе ул – матурлык» чарасына иң яхшы сценарийга район конкурсын уздыру турында нигезләмә

 

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1 Конкурсны гамәлгә куючы – «Тукай муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе.

1.2 Конкурс Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.

1.3 Чарага иң яхшы сценарий район конкурсы Тукай муниципаль районының авыл китапханәчеләре өчен уздырыла.

1.4 Әлеге нигезләмә конкурс уздыруның максатын, бурычларын, шартларын һәм срокларын билгели.

2. Конкурс уздыруның максатлары һәм бурычлары

2.1 Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп балалары белән эшләүнең яңа формаларын һәм нәтиҗәле ысулларын гамәлгә кертү.

2.2 Китапханә белгечләренең иҗади потенциалын стимуллаштыру, һөнәри компетенция дәрәҗәсен күтәрү.

2.3 Тукай муниципаль районының югары һөнәри осталыкка ия, талантлы китапханәчеләрен ачыклау һәм кызыксындыру.

3. Конкурс үткәрү этаплары

3.1 Конкурс өч этапта үткәрелә:

- I этап (01.04.2019 – 05.04.2019) – авыл китапханәләрендә чараларны карау.

- II этап (12.04.2019) – жюри чараның иң  яхшы сценариен билгели.

- III этап - Габдулла Тукайның туган көненә багышланган район чарасы кысаларында җиңүчеләрне бүләкләү.

4. Эшләрне рәсмиләштерүгә таләпләр

4.1 Чараныӊ сценариесе түбәндәге формада булырга мөмкин: бәйрәм, китапханә дәресе, иртәлек, квест, презентация, виртуаль күзәтү яки күргәзмә һ.б.

4.2 Материаллар конкурсның оештыру комитетына җибәрелә.

4.3 Текст эше түбәндәге редакторда башкарылырга тиеш: Microsoft Word, шрифт Times New Roman, 14 кегль. Эш күләме 5 биттән артмаска тиеш.

4.4 Чараның мәҗбүри шарты – чарада катнашучылар арасында флэшмоб үткәрелергә тиеш: Габдулла Тукайның «Китап» шигырен уку (кушымта).

4.6 Конкурска сценарийлар электрон рәвештә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: ilmira.akimova@tatar.ru.   

5. Эшләрне бәяләү

5.1 Эшләрне бәяләү билгеләмәләре:

Иҗат эше эчтәлегенң конкурс темасына туры килүе – 0 дән 5 баллга кадәр;

Теманы тулысынча һәм тирән ачу – 0 дән 5 баллга кадәр;

Идеянең үзенчәлекле булуы, новаторлык – 0 дән 5 баллга кадәр;

Киләчәктә гамәлгә кертү мөмкинлекләре – 0 дән 5 баллга кадәр;

5.2 Эш өчен бәя һәр критерий буенча алынган баллар суммасы буларак билгеләнә.

6. Оештыру комитеты

6.1 Конкурсның оештыру комитеты алынган конкурс эшләрен терки, конкурсның барлык формаль шартлары үтәлешен тикшерә.

7. Жюри

7.1 Жюри «Тукай муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ белгечләреннән тора.

7.2 Жюри иң яхшы конкурс эшләрен сайлап ала.

9. Җиңүчеләрне бүләкләү

9.1 Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.

 

Тукай муниципаль районының авыл китапханәчеләре өчен Г. Тукай көненә багышланган «Шигърият чишмәсе ул – матурлык» чарасына иң яхшы сценарий район конкурсын уздыру турында нигезләмәгә кушымта

 

 

Китап

(Аз гынасы русчадан)

 

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыгълып-сыгълып елаган яшь, —

Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам;

Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем
Була минем юл күрсәткүче йолдызым;
Сөйми  башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,
Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем;

Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм мин шул чакта,
Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка;
Ышанычым арта минем үз-үземә,
Өмид берлән карый башлыйм булачакка.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International