Яңа поселогында яшәүче Рәкыя Гайнетдин кызы Садриева үзенең олуг юбилее – 90 яшь тулган көнен билгеләп утте . Ул-авыр чорлардагы хезмәте өчен күпләгән дәүләт бүләкләре белән бәяләнгән хезмәт ветераны. Шул уңайдан аны Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гузәл Шакирова котлады , Россия президенты Владимир Путинның котлау хаты һәм район башлыгының бүләген тапшырды. Бу котлаула чарасында район ветераннар Советы рәисе Галимҗан Зарипов,Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов катнашты һәм изге теләкләр җиткерелде