2019 елның 1 апреленнән, # Экояз2019 республика акциясе кысаларында, безнең районда "Сыерчык оясы-2019"акциясе старт алды. Бу акция балалар, ата-аналар белән берлектә, кошларның тормыш-көнкүрешен күзәтсен һәм табигатькә сакчыл караш күрсәтсен өчен оештырылган. Мөгалимнәр ,ата-аналар җитәкчелегендә төрле формаларда сыерчык оялары ясады.
Сыерчык оялары мәктәпкәчә, гомуми белем бирү учреждениеләре территорияләрендә, шулай ук шәхси хуҗалыкларда эленде.Хәзер инде кошларга күңелләренә хуш килгән ояны сайлап, гаилә кору эшенә керешәсе генә калды.