Мусабай-Завод авылы китапханәчесе нәниләр янында кунакта

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Мусабай-Завод авылы китапханәчесе, яңа китаплар белән таныштыру максатыннан, “Кояшкай” балалар бакчасы нәниләре янына кунакка килде. Нәниләр белән бергәләп, балалар өчен иҗат итүче шагыйрьләрне, язучыларны искә төшердек. Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Лев Толстой кебек язучыларны санап күрсәттеләр. Зур кызыксыну белән яңа китап битләрен актардылар, матур рәсемнәрен карадылар. Тәрбияче апалары Людмила Хафизова тагын да якынрак таныштыру өчен, аларга кызыклы әкиятләрне, матур шигырьләрне уку өчен, китаплар сайлап алды. “Сез китап яратасызмы?” дигән сорауга балалар бертавыштан “әйе” дип җавап бирделәр. Әлегә аларга китапларны әти-әниләре, апа-абыйлары, тәрбияче апалары укый. Хәреф танып, укырга өйрәнгәч, үзләре дә китапны яратырлар, китап аларның якын дустына әйләнер дип ышанабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International