Бәтке авыл җирлеге китапханә хезмәткәрләре тематик сәгать үткәрделәр

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

2019 елның 9 апрелендә «Космонавтика көне» алдыннан Бәтке авыл җирлеге китапханә хезмәткәрләре «Аленушка " балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Җирнең Йолдызлы уллары» темасына тематик сәгать үткәрделәр. Чара барышында балаларны бәйрәмнең тарихы, беренче космонавтлар, «Космонавт буласым килә – Космонавт буласым килэ» дигән күзәтү китап күргәзмәсе белән таныштырдылар. Шулай ук балалар кулы белән башкарылган кул эшләнмәләре, аппликация һәм рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Әлеге чарада 30 кеше катнашты. Чараны оештыруда һәм үткәрүдә тәрбиячеләр Саламатова Л. Б.,  Фазылянова И. И. һәм балалар бакчасы  хезмәткәре Шишкин А. В. ярдәм иттеләр 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International