“Кенигсберг ныгытмасын алу” истәлекле датасы буенча чара

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

 

         1945 елның 09 апрелендә Маршал Василевский гаскәрләре штурм белән Көнчыгыш Пруссия башкаласы Кенигсбергны алалар. Хәзерге көндә Калининград шәһәре.

        09 нчы апрель көнне Теләнче Тамак  урта мәктәбе базасында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы  Римма Шакирова әлеге истәлекле дата уңаеннан  чара үткәрде.

       Чара Ватаныбыз тарихына игътибар җәлеп итүгә, шәхес буларак яшүсмерләрнең әхлакый яктан формалашуына, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында рус халкының геройлыгын өйрәнү аша әхлакый идеал формалаштыруга һәм патриотик сыйфатлар тәрбияләүгә  юнәлдерелгән иде.

      Чараның төп бурычлары булып балигъ булмаганнарның патриотик сыйфатларын формалаштыру, төрле яктан өйрәнүгә җәлеп итү.

       Әлеге чарада 19 балигъ булмаган бала катнашты.

       Шөгыль башында балигъ булмаганнарга “Кенигсберг  ныгытмасын алу” презентациясе тәкъдим ителде, “Кенигсберг ныгытмасын штурмлау” видеоролигы күрсәтелде һәм каралган ролик буенча әңгәмә үткәрелде. Чара ахырында “Сак булыгыз, терроризм!” белешмәлекләре таратылды.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International