2019 елның 10 апрелендә Бәтке авыл җирлеге китапханә хезмәткәрләре «Аленушка» балалар бакчасының"Ак кошлар" төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен «Космонавт буласым килә»дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Балаларга Белка һәм Стрелка кушаматлы этләрнең тәүлеклек очышы , атаклы Ю. Гагарин, В. Терешкова һәм башка космонавтлар турында сөйләделәр. "Космонавт булырга телим» дигән китап күргәзмәсе белән таныштырдылар, «Җир планетасы» китабына җентекле күзәтү күрсәттеләр, һава шары мисалында ракетаның эш принципларын аңлаттылар. Шулай ук «Белки һәм Стрелка космоска очтылар», «Иң кечкенәләр өчен: ракета төзелеше»дигән мультфильмнар күрсәттеләр. Китапханәдә " Космонавтика көне»нә әзерләнгән балалар эшләре күргәзмәсе оештырылды. Әлеге чарада 22 кеше катнашты. Чараны оештыруда һәм үткәрүдә тәрбияче Ямалтдинова А. И., тәрбияче Хәмидуллина Р. М.