Кичә Иске Абдул урта мәктәбендә узган семинарда "Гиндукуш" музее хезмәткәрләре үзләренең ике эшләрен тәкъдим иттеләр. Беренчесе - "Шәҗәрәләр күргәзмәсе" Балалар, гаилә шәҗәрәсен төзү тәртипләрен, формаларын өйрәтү дәресеннән соң, үз гаиләләренең буыннар чылбырын төзеделәр. Һәм алар күргәзмәдә урын алды.
Икенчесе "Төп нигез" дигән күренешне сәхнәләштерделәр. Бу күренеш һәркемне уйланырга мәҗбүр итте. Дөрес яшибезме без, үзебезнең тамырларыбызны, буыннар чылбырын беләбезме, әти-әниләрнең хәлен белергә онытмадыкмы, төп нигезен ни хәлдә!?
Нәтиҗә итеп, шуны әйтергә кирәк: үзегезнең гаилә тарихын өйрәнегез, төп нигезне саклагыз.
Шулай ук, музей хезмәткәрләре кунаклар өчен музей заллары буйлап виртуаль экскурсия үткәрделәр.,дип яза Резеда Гарипова