11 апрельдә Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне билгеләп үтелә
Бөек Ватан сугышы вакытында Германия һәм ул оккупацияләгән илләр территориясендә 14 меңнән артык концлагерь эшләве мәгълүм. Алар аша дөньяның 30 иленнән 20 миллион кеше (5 миллионлабы - элекке СССР гражданнары) узган, 12 миллионнан артыгы үлгән яки үтерелгән һәм аларның 2 миллионлабы - балалар... Балигъ булмаган һәр ун тоткынның берсенә генә исән калу бәхете насыйп була.
1945 елның 11 апрелендә Германия территориясендәге Бухенвальд концлагере тоткыннары баш күтәрә. Соңрак әлеге дата Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән фашист концлагерьларыннан, геттолардан тоткыннарны азат итү көне буларак билгеләп үтелә башлый.
Шул уңайда,Кенәз мәдәният йортында 2019 елның 11 апрелендә «Тарихи хәтер» проекты кысаларында «Патриот " хәрби дан музеенда «Сугыш белән яндырылган балачак» дигән хәтер дәресе үткәрелде.