«2014-2021 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, яшь язучыларны таныту максатыннан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздырды. Бу бәйгегә районыбыз мәктәпләреннән 37 укучы үзләренең шигырьләрен, хикәяләрен җибәрделәр. Кнәз мәктәбе укучысы Хәйруллина Әдилә (укытучысы Фарахова Р.Я.), Мусабай - Завод мәктәбеннән Вилданова Камилә (укытучысы Вилданова Л.Р.) зона этабын уңышлы үтеп, 25 нче апрель көнне Казан шәһәренә бәйгенең бүләкләү тантанасына чакырылалар.Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.