2019 елның 12 апрелендә, Тукай районы мәгариф идәрәсе бүлеге планы нигезендә, Комсомолец урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «ГИА әзерлек нәтиҗәлелеге: проблемалар һәм аларны чишү юллары»темасы буенча физика һәм информатика укытучыларының семинары узды. Семинар эшендә укытучылар , район мәгариф бүлег методисты катнашты.
Семинарның беренче өлешендә физика укытучысы Якушева В. Н. җитәкчелегендә укучылар белән , Космонавтика көненә багышланган «Нәрсә? Кайда? Кайчан?. интеллектуаль уен узды .Семинарның икенче өлешендә мәгариф идарәсе методисты Хәбетдинова Г. Ф. 2019 елның мартында үткәрелгән сынау имтиханы һәм БДИ нәтиҗәләрен анализлады. Семинарның практик өлеше түгәрәк өстәл формасында оештырылды. Фән укытучылары ГИА әзерләү буенча уңай тәҗрибә күрсәттеләр. Семинарда катнашучылар үткәрелгән семинарның практик әһәмиятен билгеләп үттеләр һәм район дәрәҗәсендә педагоглар эшенең уңай тәҗрибәсен гомумиләштерү буенча семинарлар үткәрү тәҗрибәсен дәвам итү кирәклеген күрсәттеләр.