2019 елның 14 апрелендә Казан шәһәренең "УНИКС" концерт-спорт комплексында «Созвездие-Йолдызлык-2019»XIX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең ярым финалы узды. Вокал номинациясендә безнең районны "Смайл» ансамбле солисткасы Ләйсән Тимергалиева тәкъдим итте, җитәкчесе Муллагалиева Лилия Зөфәр кызы. Ләйсән «Ак ат»җырын башкарды. Аның чыгышы бик матур һәм тәэсирле булды. Ул 2019 елның 19 апрелендә Казан шәһәренең "УНИКС" концерт-спорт комплексында узачак «Созвездие-Йолдызлык-2019» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең 2нче турында катнашу өчен чакырылды.Без Ләйсәнгэ иҗади уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!