17 апрель көнне «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге»дәүләт бюджет учреждениесе Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең Казан шәһәрендәге ваклап сату кибетләре вәкилләре белән эшлекле очрашулары оештырды. Әлеге чара март аенда Тәтеш районында узган һәм республикада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү чараларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән «нәтиҗәле кооперация атналыгы» ның дәвамы булды.