Өмәләр гөрләп узды

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Экологиябез чисталыгына ирешү максатыннан, республикада апрельдән башлап май ахырына кадәр чистарту һәм төзекләндерү ике айлыгы игьлан ителде. Һәр елдагыча,тукайлыларда  да моңа теләп кушылды. 20 апрель көнне Тукай районында гомумрайон  өмәсенә барлык предприятие һәм оешмалардан , авыл җирлекләре,мәктәп укучылары-укытучылары һ.б кеше чыкты. 
Бу чарадан район админстрация белгечләре дә  да читтә калмады, билгеле.

Өмәдә катнашучылар урман зонасын чистартылар,     аунап яткан пыяла һәм пластик шешәләр, консерва калайлары, сок пакетлары, башка төр чүп-чар җыю белән шөгыльләнде. Табигать тә безгә теләктәшлек белдерде, көн чалт аяз торды. Инде киләчәктә безнең тырышлыклар бушка китмәс, бу урынга ял итәргә килүчеләр үз артларыннан чүп-чарларын җыеп китәрләр, табигатьне рәнҗетүгә юл куймаслар, дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International