Тукай район территориясендә санитар-экологик икеайлык чорында чаралар үткәрү кысаларында башкарылган чаралар

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Тукай район территориясендә санитар-экологик икеайлык чорында чаралар үткәрү кысаларында башкарылган чаралар :
15 апрельдән башлап район башкарма комитеты вазифаи затлары һәм  Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Әҗмәкәй, Кече Шилнә, Түбән Суыксу, Шилнәбаш    авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозу буенча административ хокук бозуларны ачыклау максатыннан чыгып,уртак рейдлар уздырды 
Торак пунктларның территорияләрен санитар чистартуны тәэмин итү һәм аларны халәткә китерү максатыннан, профилактик эш көчәйтелде һәм, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, гаепле вазыйфаи, юридик һәм физик затларны җәлеп итү механизмы тулысынча файдаланылды һәм ТР КоАП 3.6 ст.1 өлеше буенча 14 административ беркетмә төзелде.
Торак пунктларның тышкы кыяфәтен яхшырту өчен сәүдә объектлары биналарының фасадларын норматив хәлгә китерү, торак массивларга, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, учреждениеләргә, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният, спорт, сәүдә объектларына һәм башка объектларга якын территориядә чисталык һәм тәртип урнаштыру буенча эшләр алып барыла.
Экояз акция кысаларында ,эшләрне координацияләү өчен районда штаб төзелде, авыл җирлекләренә җаваплы затлар беркетелде.
1-24 апрельгә чаклы түбәндәге эшләр башкарылды :
- барлык авыл җирлекләре территориясендә юл буе полосалары җыештыру,
- барлык торак пунктларда да өмәләр үткәрелә,
- каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару оештырылган, 75 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән.

Икеайлык дәвам итә 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International