Тукай муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Гөлнара Ауезхан кызы һәм Круглое Поле авыл җирлеге башлыгы Эльмира Робертовна Круглое Поле авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Миңнеханова Мәүлиха Зариф кызын 90 яшь тулган көне белән котладылар. Россия Федерациясе Президенты исеменнән котлау хатын укып, юбилярга Тукай муниципаль районы башлыгы Ф. Камаев исеменнән бүләк тапшырдылар һәм нык сәламәтлек, якыннарының һәм туганнарының игътибарын тоеп яшәүләрен теләделәр.