Бөтендөнья хезмәтне саклау көне алдыннан (28 апрель) 15 апрель көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Уз хезмәтеңне куркынычсыз ит"дигән акция үткәрделәр. Акциянең максаты-Кенәз авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешмаларда һәм учреждениеләрдә хезмәт шартларын яхшырту һәм хезмәтне саклау. Әлеге акция кысаларында мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер " клуб әзалары катнашуы белән берлектә, үтеп баручыларга һәм учреждение җитәкчеләренә хезмәтне саклау буенча белешмәлекләр эшләделәр һәм тараттылар. «Үз хезмәтеңне куркынычсыз ит» акциясен үткәрү нәтиҗәсендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре хезмәт шартлары буенча эш урыннары аттестациясен үткәрү зарурлыгына, хезмәткәрләрне хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча укыту һәм инструктаж сыйфатына, хезмәткәрләр тарафыннан хезмәтне саклау шартлары таләпләрен, куркынычсызлык кагыйдәләре һәм инструкцияләренең үтәлүенә, оешма һәм учреждение хезмәткәрләрен коллектив һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүгә аерым игътибар иттеләр.