2019 елның 17 апрелендә Кенәз мәдәният йортында Россиядә Театр елына багышланган " Театр-әкият ул, театр — могҗиза!»чара узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре театрның барлыкка килү тарихы, Борынгы сәнгатьнең ничек барлыкка килүе турында сөйләделәр. Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. «Театр — тылсымчы " презентациясе ярдәмендә театрга экскурсия бардылар, театрда эшли торган күп һөнәр ияләре белэн таныштылар : артистлар, костюмерлар, гримерлар, светооператорлар һ.б.
Чара ахырында балалар К. И. Чуковскийның «Муха Цокотуха»әкиятен сәхнәләштерүдә үзләренең актерлык сәләтләрен күрсәттеләр.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре " Театр-әкият ул, театр-могҗиза!"дигэн курнгэзмэ оештырдылар,анда "Балаган» театр коллективынын битлекләр, шляплар, театр костюмнары белән чыгыш ясаган фотолары урнаштырылды. Соныннан Истәлеккә фотога төшәртелэр
Кенәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева