Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар үткәрү кысаларында 2019 елның 23 апрелендә Тукай районында «Яңа һөнәрләр академиясе» автоном коммерцияле булмаган оешма һәм коммуналь комплекс оешмалары, транспорт йөртүчеләр, төзелеш оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләре, идарәче оешмалар вәкилләре катнашында Координацион Советның киңәйтелгән утырышы узды.
Әлеге чарада укыту семинары үткәрелде, түбәндәге темалар яктыртылды:
- Предприятиеләрдә хезмәтне саклау системасын оптимальләштерү;
- Норматив-хокукый актларга кертелгән үзгәрешләр фонында хезмәтне саклау буенча мәгълүматларны җыю һәм куллануны оптимальләштерү;
- Хезмәт законнарындагы төп үзгәрешләр;
- Шәхси саклану чараларын куллану.
Шулай ук Администрация фойесында «Казан Восток Сервис»ҖЧҖ компаниясе төркеме тарафыннан шәхси саклану чаралары күргәзмәсе оештырылды. Бәтке урта белем бирү мәктәбе укучылары һөнәр сайлау турында шигырьләр укыдылар.