Иске Җирекле авылы матурлана, ямьләнә

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Соңгы вакытта Иске Җирекле авылы матурлана, ямьләнә. Биредә яңа төзелешләр сафка баса, яңа объектлар ачыла. Күптән түгел биредә заманча төзелгән «Тургай» балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Тиздән әлеге күренешне тулыландырып авылда тагын бер объект ачылачак. Ул – «ТАССРның 100 еллыгы» дип аталган ял паркы.

Парк авылның үзәгендә урнашкан. Бу – халык күп йөри торган урыннарның берсе. Якын-тирәдә мәдәният йорты, балалар бакчасы, шәхси йортлар, кибет. Парк мәйданы 15 мең 756 квадрат метр. Төзелеш чыгымнары 19 миллион сумнан артык. Бу проект иҗтимагый киңлекләрне үстерү чараларын гамәлгә ашыру республика программасы кысаларында гамәлгә ашырылган.
 Парк шәhәр ял итү урыннарыннан hич калышмый. Түрдә – зур сәхнә, тамашачылар өчен утыргычлар куелган. Махсус тренажерлар, балалар һәм спорт мәйданчыгы урнаштырылган. Җәяүлеләр юлы буенда эскәмияләр, чүп савытлары тезелгән. Тротуар брусчаткадан ясалган. Парк җәен дә, кышын да яктыртылачак.
  Быел шундый ял паркы Бәтке авылында да төзеләчәк. Киләчәктә Шилнәбашта һәм «Татарстан» совхозы поселогында да мондый объект булдыру планы тор 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International