Тукайлылар «Урман утырту көне " республика табигатьне саклау акциясендә катнашты. 70кә якын кеше – Кече Шилнә мәктәбенең VII-VIII сыйныф укучылары, Чаллы шәһәренең Кече Шилнә, Калмаш авылларында яшәүчеләр шимбә көнне Кече Шилнә авылыннан ерак түгел урнашкан Татарстан участок урманчылыгының 130 нчы кварталы территориясенә бардылар. Татарстан урманчылыгының участок урманчысы Ирек Сафин сүзләренә караганда, бу көнне барлыгы 0,5 гектар мәйданда 1000гә якын ылыслы токым үсентесе утыртылган.