Хөрмәтле тукайлылар!Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан иң җылы тәбрикләүләрне кабул итегез!

2019 елның 1 мае, чәршәмбе

 

Хөрмәтле тукайлылар!Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан иң җылы тәбрикләүләрне кабул итегез!

1 Май – язгы бәйрәм, һәрвакыт яңарыш, якты өметләр, илебез халкының бердәмлеген, татулыгын чагылдыручы күңелле, якты бәйрәм. Тынычлык, хезмәт, бер-береңә хөрмәт – тормышта мәңге үзгәрмәс кыйммәтләр. Бу бәйрәм һәммәбезне берләштерә, бер максатка, бер көч булып эшләргә өйрәтә.
Районыбыз игенчеләре исә бу көнне елның-елында басуда тырыш хезмәт белән каршылый. Бүгеннән үк кырлар моторлар гөрелтесенә күмелде. Яңа уңышка нигез салына – җиребезгә бәрәкәт иңсен, мул уңыш үстереп алырга язсын. Быелгы ел хәере белән килсен.
Барчабызга да исәнлек-саулык, йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет, илгә-көнгә иминлек алып килсен яз бәйрәме. Җылы май кояшы сезгә көч-куәт өстәсен, күңелләрегез һәрвакыт бәйрәм кәефе, шатлык-сөенечләр, тормышка мәхәббәт хисе белән тулып торсын.

Муниципаль район башлыгы – Совет рәисе Фаил Камаев. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International