Калмаш авылы ветераннары котлау кабул итте

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Җиңү көне алдыннан Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев Калмаш авылында яшәүче Әхмәтнәзипов Шәүкәт Әхмәтнәзип улын һәм Шәрифуллин Әмир Хафиз улын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.Бүләкләрне тапшырганда Фаил Мисбах улы ветераннарга батырлыгы һәм каһарманлыгы, уртак Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, аларга нык сәламәтлек, уңышлар, бәхет, иминлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International