Бөек Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, район һәм авыл хакимияте хезмәткәрләре белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Главнов Петр Иванович өендә булдылар, бүләкләр тапшырдылар, аңа сәламәтлек, оптимизм, күңел күтәренкелеге теләделәр.