2019 елның 27 апрелендә Министрлар Кабинетының № 612-р күрсәтмәсе буенча безнең районда «Урман утырту көне»республика табигатьне саклау акциясе оештырылды. Акция вакытында чыршы үсентеләре утыртылды, урман территорияләре көнкүреш чүп-чардан чистартылды, табигать саклау аншлаглары һәм плакатлар куелды. Бу чарада барлык белем бирү учреждениеләре дә актив катнашты