Кече Шилнә урта мәктәбендә география укытучылары семинары узды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

2019 елның 26 апрелендә Кече Шилнә урта мәктәбендә география укытучыларының «ГИА әзерлек: проблемалар һәм аларны чишү юллары»темасына семинары узды. Семинар эшендә фән укытучылары, мәгариф идарәсе методисты һәм «Саулык " сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләре катнашты.

Семинарның беренче өлешендә география укытучысы Муськина Г. М. һәм Кече Шилнә урта мәктәбе администрациясе «Саулык»сәламәтләндерү комплексына бардылар. «Саулык»   хезмәткәрләре педагогларны маршрутның төрле төрләре белән таныштырдылар, бу маршруттагы экскурсиялэрне  безнең район укучылары белән оештырып була. Элеге  эш юнэлеше педагогны география предметы белән кызыксындырырга, картада ориентлашу буенча белемнәрен яхшыртырга һәм карта белән эшләргә өйрәтәчәк.

Семинарның икенче өлешендә 2019 елның мартында үткәрелгән сынау ОГЭ һәм БДИ нәтиҗәләре анализланды. География укытучыларының РМО эксперты һәм җитәкчесе Гончарова С. Ю. балаларга ГИА мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде. Мәләкәс урта мәктәбенең география укытучысы Иванова Ч. В. киләсе уку елына география фәнен тапшырганда булачак үзгәрешләр белән таныштырды. Семинарда катнашучылар үткәрелгән семинарның практик әһәмиятен билгеләп үттеләр һәм район дәрәҗәсендә педагоглар эшенең уңай тәҗрибәсен гомумиләштерү буенча семинарлар үткәрү тәҗрибәсен дәвам итү кирәклеген күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International