Язгы авыл хуҗалыгы культураларын чәчү дәвам итә. Бүгенге көнгә 22389 га ( планның 46% ы) чәчелгән, шул исәптән 2651 га сабан бодае, 10774 га арпа, 120 га чыганак, 560 га борчак , 272 га люпин, 180 га бөртек кукурузы, 1490 га горчица, 3243 га берьеллык үлән һәм силос культуралары, 2578 га шикәр чөгендере, 80 га яшелчә.
Язгы культуралар чәчү буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыклар:Тукай азык-төлек корпорациясе ҖЧҖендә -1034 га ( 65%),Гигант ҖЧҖ - 1150 га ( 50 %), Ярыш АХП ҖЧҖендә -917 га ( 58% ), Р-Агро ҖЧҖендә-1144 га ( 44), Камский Бекон ҖЧҖендә -2359 га ( 47%), Кама агрофирмасы ҖЧҖендә -4896 га (30%)
Кырларда барлыгы 41 берәмлек техника эшли. Минераль ашламалар сатып алу һәм кертү дәвам итә . Агымдагы елда 12,2 мең тонна сатып алынган, бу 1 гектарга тәэсир итүче матдә 91,9 кг тәшкил итә.