2019 елның 8 маенда «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Айгөл Салимова һәм Римма Шакирова Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында социаль хезмәт алучылар арасында открыткалар ясау буенча мастер-класс оештырды.
Мастер-класс социаль хезмәт алучыларның вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Мастер-класста 5 социаль хезмәт алучы катнашты.
Мастер – класс вакытында балалар белән иң элек Җиңү көне турында әңгәмә үткәрелде. Балалар белән открыткалар ясалды, балаларга педагоглар шаблоннар кисәргә, ябыштырырга ярдәм иттеләр. Балалар үз эшләреннән бик канәгать калдылар.