9 май көнне Кече Шилнә авыл җирлегендә Җиңү истәлегенә багышланган "Сезнең батырлык безнең йөрәкләрдә мәңге калачак"дигэн Митинг узды. Сугыш еллары җырлары астында укучылар, укытучылар, хакимият вәкилләре сугыш узган туганнарының һәм катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәренең портретларын күтәреп чыктылар. Митинг һәйкәлгә веноклар салу белән ачылды. Сугыш турында шигырьләр тынлыкта яңгырады һәм тыңлаучыларның йөрәкләренә тиде. Соңгы чара җыр - биюле бәйрәм концерты булды.