Әҗмәкәй авылында гомер итүче тыл ветераны Җәләева Минсылу Габсалих кызы бүген үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.
Минсылу Габсалих кызын олуг юбилее белән Тукай муниципаль районы совет аппараты җитәкчесе Г. Шәфыйкова,район ветераннар советы рәисе Г. Зарипов тәбрикләде, истәлекле бүләк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы да, юбилярны тәбрикләп, иң матур теләкләрен җиткерде.