Районда авыл халкының эшлеклелек сыйфатларын күтәрү буенча республика семинары узачак

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Иртәгә,16 майда районда авыл халкының эшлеклелек сыйфатларын күтәрү буенча республика семинары узачак.

Анда Кама төбәге район һәм авыл җирлекләре башлыклары чакырулы. Мәртәбәле кунаклар арасында ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әкъзам Гобәйдуллин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гариповның килүе көтелә. Семинарда катнашучылар «Миңнехуҗин», «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыклары  эшчәнлеге белән танышачак. Шулай ук дәүләт программалары кысаларында төзелгән берничә социаль объектны караячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International