Булачак пенсионерлар игътибарына!

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Булачак пенсионерлар игътибарына!

Пенсия фонды идарәсе 2019-2020 елларда пенсия билгеләүгә дәгъва кылучы гражданнар (1964 елда туган хатын – кызлар һәм 1959 елда туган ир-атлар) пенсия билгеләү буенча вакытыннан алда эшләү өчен документлар тапшыру зарурлыгы турында белешмә  җиткерә.

Әлеге категория гражданнарның 2019 елның 30 июненә кадәр барлык документлар белән дә мөрәҗәгать итәргә кирәк: эшләүче-эш урыны буенча кадрлар бүлегенә; эшләмәүчеләргә-алдан язылу буенча Пенсия фонды идарәсенә (белешмә телефоннары 30-42-42, 074 яки 8-960-08-30-74 номерына «МАКЕТ» сүзе белән sms-хәбәр җибәрергә).

Пенсия хокуклары барлыкка килгән датага барлык кирәкле документлар да булу, ә аларны карап тоту таләпләргә туры килү турында алдан кайгыртырга кирәк. Россия Пенсия фонды хезмәтләре һәм сервисларыннан электрон рәвештә файдаланыгыз гражданинның Шәхси кабинетында сайтта https://es.pfrf.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International