Әлфия Когогина: илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен бюджет акчаларыннан тотылган һәр тиенне контрольдә тоту мөһим

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Әлфия Когогина: илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен бюджет акчаларыннан тотылган һәр тиенне контрольдә тоту мөһим

Дәүләт Думасы беренче укылышта РФ Бюджет кодексына парламент контролен камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина закон проектын шәрехләде:

"Кертелә торган үзгәрешләр нигезендә, бюджет үтәлеше турындагы еллык хисапны тышкы рәвештә тикшерә ала. Шулай итеп, бюджет акчаларын контрольсез файдалану мөмкинлеге юкка чыгарылачак, бу якындагы елларда кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен сыйфатлы яхшыртуга һәм икътисадый өлкәдә алга китеш ясарга тиешле масштаблы милли проектларны гамәлгә ашыру аеруча актуаль. Илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә бюджет акчаларыннан тотылган

һәр тиенен  контрольдә тоту мөһим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International