Казан кызыклы музейлары булган ун шәһәр исемлегенә кергән

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Татарстан башкаласы музейлар буенча сәяхәт итү өчен популяр булган ун шәһәр исемлегенә кергән. Рейтингны «ТурСтат»аналитик агентлыгы тәкъдим иткән.

Лидерлар өчлегендә Санкт-Петербург (50 процент), Мәскәү (25 процент) һәм Түбән Новгород (6 процент) бар. Шулай ук рейтингка Владимир, Бөек Новгород һәм Ярославль эләккән. Аларны респондентларның 3 проценты сайлаган. Казан, Екатеринбург, Псков һәм Севастополь өчен интернет-сораштыруда катнашучыларның 2 проценты тавыш биргән.

 18 майда, бөтен дөнья буенча Музейлар көне билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International