Татарстан Республикасында 2009 елдан башлап җәмәгать тәрбиячеләре турында 21.01.2009 елдагы 7-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы уңышлы тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә 3 300гә якын граждан активисты балигъ булмаган хокук бозучыларның остазлары булдылар. «Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалауда җирле җәмәгатьчелек ресурслары» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда «УМАЙ «ПСА» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе ярдәме белән Президент грантлары Фонды чараларына гамәлгә ашырыла торган «Стоп - угроза!» мәгълүмати-белем бирү программасынын , файдалы тезисларны сыйныф җитәкчеләренә һәм ата-аналарга тәкъдим итәбез. Сүз буллингны (травли) профилактикалау буларак, бер-берсе белән низаглашкан балаларга ярдәм итү чаралары турында барачак .
Уен аша балалар конфликтын ничек хәл итәргә?
Психологлар төрле ачуланышларны һәм ызгышларны булдырмас өчен уен формасын кулланырга киңәш итә Бергә уйнап балалар дус – тау яшәргә,бер – берсенә юл куярга, бер – берсе турында кайгыртырга өйрәнәләр.
Хат язу
Хатта балалар үз хисләрен тасвирларга тиеш. Бу, беренчедән, аларга тискәре күренешләрдән арынырга ярдәм итәчәк. Икенчедән, бу конфликттан котылу юлы . Өченчедән, балалар да, Сез дә конфликтның барлык якларын яхшырак аңлый аласыз.