Район башлыгы Маһирә Хәйретдин кызын 95 яшьлек юбилее белән котлады

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

Мирәс авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны  Мәрдәнова Маһирә Хәйретдин кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, "Сәйдәшев"авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Марат Сафин,Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резедә Сафина, район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов һәм туганнары, тирә-куршеләре  килде.

   "Маһирә әби,сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм. Сез-безнең барыбыз өчен дә, үсеп килүче буын өчен дә үрнәк, хезмәтегез һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сезгә. Иң мөһиме – сезгә нык сәламәтлек, якыннарыгыз һәм туганнарыгыз арасында 100 еллык юбилейны билгеләп үтүегезне телим»,-дип ассызыклады Ф.Камаев һәм юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.Калган кунаклар да аны юбилее белән котладылар, гаиләләрендә иминлек, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International