2019 нчы елның 8 нче октябрендә Круглое Поле мәктәбе базасында рус мәктәпләрендә эшләүче туган тел укытучыларының “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту үзенчәлекләре” дигән темага семинары узды. Семинарда татар теле дәреслеге һәм укыту-методик кулланмалар авторы Р.З.Хайдарова да катнашты. Укытучылар һәм УМК авторы арасында бик файдалы эшчәнлек оештырылды.