Пирамида күңел ачу үзәгендә #әдәбимарафон тантанасында катнаштык.

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

#Биюрганскаябиблиотека
#Калмиинскаябиблиотека
#МФЦАкчарлак
#РәзинәСәетгәрәева
21 февральдә ,Казан шәһәре , Пирамида күңел ачу үзәгендә #әдәбимарафон тантанасында катнаштык. Чарада Дәүләт Советы депутаты, Ратникова Римма Атлас кызы, татар халкының күренекле язучылары Рабит Батулла, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Фәүзия Бәйрәмова, Ләбиб Лерон, Галимҗан Гыйльманов, Зифа Кадырова, Гөлсинә Галимуллина, Гүзәл Галләмова, районыбыз шагыйрәсе Рәзинә Сәетгәрәева, Гөлфия Исхакова, Йолдыз Миңнуллина һәм башкалар да катнашты Г.Камал театрының яшь, талантлы артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов, популяр җырчы Айгөл Бариева һәм бик күп күренекле кунаклар килгәннәр иде. Әлеге күркәм чарада алар белән фотога төшү үзе бер бәхет.
#Әдәбимарафон 
Кадерле райондашларым! Без дә киләчәктә бу проектка кушылыйк һәм үз алдыбызга зур максатлар куйыйк! Киләсе #Әдәбимарафонда безнең сафлар артсын, районыбызның үз #Әдәбимарафон гимны булдырылсын. Ә инде аның сүзләре дә, көе дә әзер! Аранжировка ясатып, җырларга өйрәнәсе генә бар. Яшәсен, бердәм милләтебез, ана телебез! Яшәсен, татар китаплары! Без дә тукайлылар, киләчәк миллионлы татар – Әдәби марафончылар сафына тигезләник! Минемчә, бөек Тукай исемен йөрткән район, татар китапларын укучылар арасында иң алдынгы рәттә булырга тиеш! Тирән ихтирам белән Рәзинә Сәетгәрәева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International